Күрше төбәктә яшь әти һәм аның нәни улы тереләй янып үлгән
Янгынны өч сәгать чамасы сүндергәннәр.
25 февральдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 24 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улы янгында һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын Тухачевский урамындагы шәхси йортта чыга. Төн урталары тирәсендә әти кеше һәм аның улы өйдә була. Ут 80 квадрат метр мәйданда бер катлы бинаны чолгап ала. Коткаручылары яныгынны төнге өчләр тирәсендә генә сүндереп бетерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Янгын хәрабәләрен актарганда 1997 елда туган ир-ат, аның 2019 елда туган баласының мәете табыла.
Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләр бара, диелә хәбәрдә.