news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ир-ат хатынын балта белән чапкалаган, башын бәкегә илтеп аткан

Әтиләре әниләрен үтергән чакта ике бала мәктәптә була.

news_top
Күрше төбәктә яшәүче ир-ат хатынын балта белән чапкалаган, башын бәкегә илтеп аткан
https://pixabay.com/

Чувашиянең Алатырь шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Ул көнчелектән ярсып, хатынын балта белән чапкалап бетергән. Аннары хатынның башын кисеп алган һәм бәкегә ыргыткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Җинаять былтыр ел азагында була. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, ир-ат наркотиклар кулланган килеш хатыны белән талаша. Аннары балта ала һәм хатынына ташлана. Ул хатынга кимендә 46 тапкыр балта белән бәргән. Аннары хатынның башын бәкегә илтеп ташлаган.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, ир белән хатынның ике баласы бар. Әтиләре әниләрен үтергәндә балалар мәктәптә була.

Ир-атны тоткарлыйлар, ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Суд карары буенча, аны 12 елга каты режмлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар