Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ике ир-ат җәяүләп Мәскәүгә барышлый бакчалар баса, кеше үтерә

Аларны Түбән Новгород өлкәсендә тоткарлыйлар.

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүче ике ир-ат җәяүләп Мәскәүгә барышлый бакчалар баса, кеше үтерә
https://pixabay.com/

Чувашия Республикасында ике ир-атны караклык һәм кеше үтергән өчен хөкем итәчәкләр. Киров өлкәсендә яшәүче кешеләр моңа кадәр дә законга каршы гамәлләр кылган булган.Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

37 һәм 22 яшьлек ике дус сигез тапкыр урлау, ике тапкыр урларга маташу, үтерү өчен гаепләнә. 37 яшьлек ир-атка «административ күзәтчелектән качу» маддәсе буенча да гаепләү белдерелә. Ул күптән түгел генә колониядән иреккә чыккан һәм яшәү урынында даими рәвештә полициягә килеп билгеләнергә тиеш булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, бу кешеләр җәяүләп Мәскәүгә бара. Алар Чувашия һәм Татарстан аша узып барышлый бакча йортларын басалар.

19 июньдә Чувашиянең Кызыл армия районында Синьял-Шатьма авылында бу ир-атлар танышларына һөҗүм итә. Алар 51 яшьлек ир-атның өендә бергә салгалап утыра, аннары талаша башлыйлар. Тикшерү версиясе буенча, кунаклар хуҗаны суеп үтерә һәм качып китәләр. 

Полиция бу кешеләрне Түбән Новгород өлкәсендә тоткарлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100