news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче хатын яңа туган баласын салкын мунчада калдырган

Сабый өшеп үлгән.

news_top
Күрше төбәктә яшәүче хатын яңа туган баласын салкын мунчада калдырган
https://pixabay.com/

Удмуртиянең Иргинский районында яшәүче хатынны яңа туган баласын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Удмуртия прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел гыйнвар аенда бу хатын сау-сәламәт бала тудыра. Хатын хастаханәгә бармый, ул баласын мунчада таба. Аннары сабыйны кофтага төрә һәм мич белән стена арасына яшереп куя.

«Бераздан бала салкында туңып үлә», диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, сабый вакытында, җитлегеп туган, ул яшәргә сәләтле булган, тумыштан килгән гариплекләре дә үсешендә җитешсезлекләре дә булмый.

Хәзер бу хатынга карата җинаять эшен судка җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар