Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче хатын иренең күкрәгенә бер тапкыр сугып үтергән

Хатын мәетне башта базга яшергән, җинаяте турында икенче көнне генә улына сөйләгән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүче хатын иренең күкрәгенә бер тапкыр сугып үтергән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Миәкә районында яшәүче хатын иренең күкрәгенә бер тапкыр пычак белән суккан һәм ир урында ук үлгән. Хатын иренең мәетен базга яшереп куйган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

59 яшьлек ирнең мәетен 25 августта тапканнар. Бу турыда полициягә хәбәр ителгән. Мәрхүм ир үз йортындагы базда була, аның мәетендә көч кулланып үтерү билгеләр күренә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 24 августта ир белән хатын көндәлек мәсьәләләр өчен талаша башлый. Шул чакта хатын кулына пычак ала һәм иренең күкрәгенә бер тапкыр суга. Яраланган ир урында ук җан бирә. Хатын үз гаебен таный, аны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

«Хатын иренең мәетен өй эчендәге базга салып куйган. Тик икенче көнне ул җинаяте турында улына сөйләгән. Улы исә полиция чакырткан», дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү комитеты 53 яшьлек хатынга карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта бу эшне тикшерүчеләр өйрәнә. Җинаятьтә шикләнелүче хатын гаебен таныды, аңа гаепләү белдерелде. Суд карары буенча бу хатын сак астына алынды, диелә ведомство хәбрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100