Күрше төбәктә янгында ир белән хатын һәм аларның дүрт нәни баласы һәлак булган
Сабыйларның иң олысына 12 яшь.
22 майга каршы төндә Удмуртиянең Увинский районындагы Нылга авылында янгында алты кеше һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.
Агач йортта янгынны бер сәгать чамасы сүндерәләр. Биредә 36 яшьлек ир-ат, аның 32 яшьлек хатыны, бер яшьтән унике яшькә кадәрге дүрт баласы янып үлә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, гаилә яхшылар рәтендә булмый. Ир белән хатын беркайда да эшләми, алкоголь кулланалар. Гаилә социаль куркынычта дип билегләнгән булган. Ләкин быел ел башында алардан бу статусны алганнар. Хокук саклаучылар әлеге статусны үзгәртү турында карар нигезсез булган дип фаразлый.
Тикшерү эшләре бара.