Күрше төбәктә урманнар яна башлаган
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урманнардагы янгыннар турында хәбәр тараткан.
11 майга булган мәгълүматлар буенча, Белорет районында Ишле торак пункты янында 9,4 гектар мәйданда урманнар яна.
Янгын урынында янгын сүндерүчеләр эшли, дип "Башинформ" хәбәр итте.
Ел башыннан Башкортстанда 165,71 гектар мәйданда 27 табигый янгын булган.
ТАСС агентлыгы Россиядә барлыгы 63,6 мең гектар урманнар януы турында язды.