Күрше төбәктә ун яшьлек кыз үги әтисе белән кибет баскан - видео
Телефон сата торган салоннарны талап йөрүче ир-ат үги кызын да «эшкә» алып барган.
Самара өлкәсендә 43 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул берничә кибетне талауда гаепләнә. Эш материалларын судка тапшырганнар. Бер кибетне басканда бу ир-ат ун яшьлек үги кызын да үзе белән «эшкә» алып барган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
2019 елның сентябрендә шәһәрдә берничә кибетне басалар. Җинаятьче гел бер схема буенча эшли: ул кибеткә керә, кибетчеләрне бәйләп куя, товарларны һәм акчаны талап алып чыгып китә. Чираттагы зур «эшенә» ул бергә яши торган хатынының ун яшьлек кызын да ияртеп бара.
Кыз кәрәзле элемтә салонына керә. Аның аркасында рюкзак була. Кыз салонда кемнәр булуын карый, сатучы хезмәткәрдән кала башка кеше булмаганын ачыклагач, бала үги әтисен чакырып кертә. Ир-ат салонга керә һәм кызның рюкзагыннан пычак ала. Сатучыны эчке бүлмәгә кертеп, бәйләп куя.
Ир-ат салонны талаган вакытта, бала кибетче хатынны саклап тора. Кызның кулында пычак була. Бу кибеттән алар берничә мең сум акча, 36 смартфон, 277 сим-карта һәм телефоннар өчен аксессуарлар урлыйлар. Барлыгы 291 мең сумлык товар алып чыгалар. Шуннан соң ир-ат һәм кыз кача. Ләкин җинаять урынында мәктәп дәфтәреннән ертып алынган бит кала. Пычакны шул дәфтәр битенә төреп алып килгән булалар.
Тиздән әлеге дәлилне полиция хезмәткәрләре табып ала, шуның буенча алар җинаятьченең шәхесен ачыклыйлар. Ир-ат тоткарлана. Урланган әйберләрнең бер өлешен хуҗаларына кайтаралар.
Хәзер кибет басып йөрүче бу ир-ат суд каршына баса. Аны талау һәм балигъ булмаган баланы җинаять кылу өчен оешкан төркемгә җәлеп итүдә гаеплиләр.