Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә туйдан кайтучы яшь егетне вәхшиләрчә үтереп, мәетен мәсхәрәләгәннәр

Башкортстанда тугыз ел элек булган җинаятьне кылган кешене эзләп тапканнар.

news_top_970_100
Күрше төбәктә туйдан кайтучы яшь егетне вәхшиләрчә үтереп, мәетен мәсхәрәләгәннәр
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның узган еллардагы җинаятьләрне тикшерә торган махсус бүлеге Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе криминалистлары белән бергәләп Туймазыда яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны «үтерү» һәм «мәетләрне мәсхәрәләү» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 2011 елның декабрь азагында Туймазыда яшәүче хатын-кыз хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ул үзенең 20 яшьлек улы югалуын сөйли. Егет туганнарының туеннан соң әйләнеп кайтмаган. 2012 елның мартында егетнең мәетен табалар. Аны көч кулланып үтерүләре ачыклана. Мәет Туймазыда металлолом кабул итү пункты янында була. Ул вакытта җинаятьченең эзенә төшә алмыйлар.

2020 елда тикшерүчеләр һәм Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт вәкилләре бу җинаятькә 34 яшьлек ир-атның катнашы булуы турында оператив белешмә ала. Җинаять эше материалларын кабат өйрәнәләр, шаһитларны сораштыралар. Ир-атның алибиен тикшерәләр. Биологик эзләрне өйрәнеп, башка тикшерү гамәлләрен уздыргач, җинаять картинасын төзиләр.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 2011 елның 25 декабрендә хатыны белән талаша һәм бик ярсый. Ул агрессив халәттә булган килеш урамга чыга һәм мәрхүм егетне очрата. Алар бәхәсләшә башлыйлар. Туймазыда яшәүче бу ир-ат пычак тартып чыгара һәм корбанының башына берничә тапкыр суга. Аннары ул мәетне мәсхәрәли, гәүдәсен яралый, аннары урыннан качып китә.

34 яшьлек ир-ат гаебен танымый. Җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарылган һәм судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100