news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә туй кунаклары урам уртасында күмәкләшеп сугышкан - видео

Туй кунакларын тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә алып киткәннәр.

news_top
Күрше төбәктә туй кунаклары урам уртасында күмәкләшеп сугышкан  - видео

Ульяновск өлкәсенең Лебяжье авылында туй вакытында кунаклар күмәкләшеп сугышкан. РЕН ТВ каналы әлеге вакыйга кадрларын күрсәтте.

Шаһитлар сүзләренчә, күмәк сугышка дистәләрчә кеше кушылган. Алар арасында ике хатын-кыз да булган. Видео кадрларында урам буйлап йөгерешеп йөрүче ир-атлар, зур тизлектә баручы машиналар күренә.

Кайсыбер кешеләр атыш тавышын ишетүен дә сөйли, хәзер бу мәгълүматны тикшерәләр.

Урынга килгән хокук саклаучылар сугыш чукмарларын тынычландырган, туй кунакларын тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Авыл халкы социаль челтәрләр аша Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русскихка мөрәҗәгать итә, алар әлеге вакыйганы тикшерүне сорый, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар