news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә әтисе, әнисе һәм нәни бала янып үлгән

Фаҗига узган төндә булган.

news_top
Күрше төбәктә әтисе, әнисе һәм нәни бала янып үлгән
https://udm.sledcom.ru

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә шәхси йортта янгында ир белән хатын, аларның нәни баласы һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 27 декабрьгә каршы төндә, Достоевский урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыга. 

«Янгында 41 яшьлек хатын, аның белән яши торган 49 яшьлек ир-ат һәм аларның өч яшьлек баласы һәлак булды. Фаҗиганең ике версиясе карала. Ут электр җиһазларының ватык булуы яки исерек килеш тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин», диелә ведомство хәбәрендә.

«Ике яки аннан да күбрәк кешене саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар