Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә сабый баласын үтергән әтине хөкем итәләр

Әнисе туган көнен бәйрәм итеп йөргәндә, әтисе ике яше дә тулмаган кызчыкны кыйнап ташлаган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә сабый баласын үтергән әтине хөкем итәләр
https://pixabay.com/

Самара шәһәрендә бер ир-атны кызын үтергән өчен хөкем итәләр. Фаҗига былтыр көз Тольяттида була. Әле ике яшь тә тулмаган сабый җитди имгәнгә һәм хастаханәдә вафат була, яшь әтигә карата җинаять эше ачыла. Бу турыда «КП-Самара» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять кылганда бу ир-ат исерек була. Башта ул баланы озаклап җәзалый, кызны айлар буе интектергән булулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Нәни Настя (исеме үзгәртелә) 2017 елның 9 июнендә туган. Әти-әнисе эчеп йөргәнгә, бу гаиләне полиция аерым хисапка куя. Баланы исә кыйнап торалар. Аның тәнендә күгәргән, сынган урыннар була.

30 ноябрьгә каршы төндә бала атасы белән генә өйдә кала. Әнисе Оля бәйрәм итә, әтисе Федор исерек була.

Суд утырышында яшь әти үз версиясен сөйли. Ул исерек булуын, бала елаган тавышка ачуы чыгуын әйтә. Кичке якта ул хатыны белән телефоннан талаша, хатын бу вакытта кайдадыр туган көнен бәйрәм итеп йөри.

«Без кычкырышкан тавышка бала уянды. Мин кызым янына килдем, аның памперсы тулы иде. Мин аны күтәрдем, җайсыз алганмын ахрысы, бала кулымнан төшеп китте һәм башы белән карават кырыена бәрелде. Мин аны тирбәттем дә, ул йокыга китте. Үзем дә йоклап киттем», — дип ышандыра бу ир-ат. Кыз төнлә тагын уяна. Баладан сасы ис килгәч, әтисе аны юарга җыена. Шул чакта, имеш, ул абынып китә һәм бала өстенә егыла, сабый имгәнә. Әти кеше бу хәлне фаҗига дип кабул итми, иртән ул эшкә китеп бара.

Эшкә барышлый, бу ир-ат хатынына шалтырата, баланы табибка күрсәтергә кирәктер дип әйтә. Шулай да, фатирга беренче булып әнисе дә, әтисе дә кайтмый. Аның янына туган абыйсы килә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Полиция хезмәткәре сүзләренчә, әти кеше өйгә кич кенә һәм исереп кайта.

Хөкем ителүче ир-ат судта ышандырганча, бу вакытта «аның эше булган, ул акча эшләгән». Әти кеше алдан тикшерүдә биргән күрсәтмәләреннән дә баш тарткан. Башта ул кызын кыйнавын сөйләгән булган.

«Мин беркайчан да кырыс булмадым, кызым һәм хатыным — иң якын кешеләрем, мин беркемне дә үтерергә теләмәдем», — дип сөйләгән яшь әти.

Суд утырышында әтисе кызын бер тапкыр гына исеме белән искә ала, гел «бала», «кыз» дип кенә сөйли. Фаҗига турында бары тик баланың туган абыйсы гына борчылып искә ала. Ул баланың битендә кан күрүен әйтә.

Судта ачыкланганча, шаһитлар кызның анасы да баласын кыйнап торуын сөйләгән. Мәрхүмә баланың анасы судта күрсәтмә бирүдән баш тарткан, диелә хәбәрдә.

Баласын үтерүдә гаепләнүче ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100