news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә әни кеше үсмер малаен үтергән

12 яшьлек малайны йоклап яткан килеш үз әнисе чәнчеп үтерә.

news_top
Күрше төбәктә әни кеше үсмер малаен үтергән
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе 34 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Тикшерү Сарапул шәһәрендә яшәүче бу хатынга карата туплаган дәлилләр буенча суд гаепләү карары чыгарган. Ул аңында булмаган килеш баласын үтергән. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның июнендә психик авырудан интегүче хатын йоклап ята торган 12 яшьлек улына берничә тапкыр пычак белән кадый. Бала яралана һәм урында ук һәлак була.

Моңа кадәр бу хатын ирекле рәвештә психик дәвалану алган. Ул көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә ала, эшкә дә урнаштырыла, улына яхшы мөнәсәбәттә була, әйләнә-тирәдәгеләргә карат агрессивлык күрсәтми.

Хәзер суд карары белән бу хатынны мәҗбүри рәвештә стационарга психик дәвалауга салганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар