news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә коточкыч янгын чыккан өйдән ир белән хатынны күршеләре коткарган

Ир белән хатын көндез йоклап яткан вакытта, өйдә янгын чыккан.

news_top
Күрше төбәктә коточкыч янгын чыккан өйдән ир белән хатынны күршеләре коткарган
Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Марий Эл республикасының Килемар районындагы Кундыш бистәсендә 2 декабрьдә көндезге бер тирәсендә янгын чыга. Өч фатирлы йортның бер фатиры түбәсеннән чыккан төтенне күршедә яшәүче ир-ат күрә. Бу турыда «КП» сайты язды.

Күрше ир-ат яна торган фатирда ир белән хатын булырга мөмкин икәнен абайлап ала. Ул фатир ишеген ватып керә. Бу вакытта ир белән хатын йоклый, алар тавышны ишетми.

«Вакытында ярдәм иткәннәр. Фатирга төтен тула башлаган булган. Күрше ир-ат фатирдагы ир белән хатынны уятып, урамга алып чыккан. Беркем дә имгәнмәгән», — дип сөйләгәннәр Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Йортны саклап кала алмаганнар, ул бөтенләй янып беткән. Янгын 104 квадрат метр мәйданда булган.

Янгын лабораториясе хезмәткәрләре ут чыгу сәбәбен ачыклаячак. Янгын учагы кулланылмый торган фатир стенасы янында булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар