news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә коточкыч һәлакәттә Татарстан кешесе үлгән

"Камаз" йөк машинасы "Фотон" фургонына бәрелеп, үз артыннан юл кырыена сөйрәп төшергән.

news_top
Күрше төбәктә коточкыч һәлакәттә Татарстан кешесе үлгән
Узган шимбәдә Башкортстанның Илеш районында җитди юл һәлакәте булган. Бу турыда ufatime.ru хәбәр итте.

Мәскәү-Уфа юлының 1173 нче чакырымында “Камаз” йөк машинасы һәм “Фотон” фургоны бәрелешкән.

“Камаз” белән Түбән Новгородтан 29 яшьлек йөртүче идарә иткән. Уң якка борылыш булган юл участогында ул идарәсен югалткан һәм каршыга килүче “Фотон”га бәрелгән. Шуннан соң “Камаз” үз артыннан “Фотон”ны юл кырыена сөйрәп алып төшкән.

Фургон белән 51 яшьлек Татарстан кешесе идарә иткән булган. Ул җитди имгәнеп, “ашыгыч ярдәм” килгәнче үлгән. Икенче машина йөртүчене табиблар хастаханәгә алып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар