Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә кеше малын кулга ияләндереп, чалып йөргән каракны тотканнар

Ир-ат якын тирә авылларда хуҗасыз йөргән терлекләрне урлаган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә кеше малын кулга ияләндереп, чалып йөргән каракны тотканнар
https://02.xn--b1aew.xn--p1ai/

Башкортстанда бер ир-ат чит кеше сыерларын кулга ияләндереп, урлап йөргән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстанның Хәйбуллин районы юл инспекторлары Рафик авылы янында бер машинаны туктата. Алар «ВАЗ-2111» автомобиле белән идарә итүче ир-ат борчылганын сизеп ала. Документларын тикшергән вакытта 39 яшьлек ир-ат нервыланганы аңлашыла. Шуннан соң инспекторлар машинаның багажнигын күрсәтергә сорый. Анда сыер түшкәсе ята. Терлекләрнең колаклары кисеп алынган була. Гадәттә терлекләрнең тамгасын алып ташлау өчен, колагын кисеп алалар. Бу тамгада язылган саннар буенча сыерның хуҗасын ачыклап була. Бу хәлне күргәч, юл инспекторлары тикшерү төркемен чакыра.

Иртәнге якта сыер хуҗасын табалар. Ул Рафик авылында яшәүче 52 яшьлек кеше булып чыккан. Хуҗа кеше сыерының кайда булуын белмәгән. Ул полициягә гариза язган.

Полиция хезмәткәрләре «ВАЗ-2111» машинасын, сыер түшкәсен, балтаны һәм ике пычакны үзләре белән алып киткән. Машинаны тикшергәндә, бирка тагылган колаклар да табылган. Алар машина утыргычы астына яшерелгән булган.

Сыер урлауда шикләнеп 39 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул Хәйбуллин районының Вәлит авылында яши. Бу кеше гаебен таныган, күрсәтмәләр биргән, җинаяте турында сөйләгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Урал арты авылларында сыерлар күзләп йөргән. Озак вакыт авылдан читтә һәм хуҗасыз йөргән терлекләрне сайлап, үзенә ияләштергән. Ул сыерга бодай ашатып, кулга ияләндергән. Терлек бодай ашаган вакытта, ир-ат пычагын алып, аны чалган.

Җинаять эше ачылган. Шикләнелүче ир-атны кулга алганнар. Хәзер полиция хезмәткәрләре аның башка җинаятьләргә дә катнашу булу-булмавын ачыклый. Бу турыда Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100