Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә көнче ир балалары каршында хатынын чәнчеп үтергән

Баланың тешен дәваларга барган вакытта, машинада ире яралаган хатын урында ук һәлак була.

news_top_970_100
Күрше төбәктә көнче ир балалары каршында хатынын чәнчеп үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Балакатай районында туган Александр А. нәни балалары каршында хатына пычак кадап үтергән. Хәзер бу кешене стационар психиатрия экспертизасына җибәргәннәр. Аның нәтиҗәләре буенча ир-ат я мәҗбүри дәвалануга, я төрмәгә озатылачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Башинформ» агентлыгы белешмәсе буенча, быел 29 июльдә Балакатай районында яшәүче ир белән хатын баланың тешен дәвалау өчен стоматология клиникасына бара. Юлда барышлый ир белән хатын көнчелек аркасында талаша башлый. Машинада утырган килеш ир хатынына пычак кадый. Бу хәлне балалар күреп тора.

Имгәнгән хатын качмакчы була, ул машинадан чыга. Ир хатынын куып җитә һәм тагын берничә тапкыр пычак кадый. Ул хатынның муенын, күкрәген яралый. Хатын урында ук һәлак була.

Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат качарга маташмый. Фаҗигане күреп торган кешеләр полиция чакыра. «Аеруча вәхши ысул белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге җинаять Чиләбе өлкәсенең Сатка районының Алексеевка авылы янында юлда була. Тикшерү версиясе буенча, юл кырыенда торган машина эчендә ир белән хатын талаша. Ир хатынына берничә тапкыр пычак кадый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бу хәлне салондагы ике бала күреп тора. Аннары хатын салоннан чыга, ир аңа юл кырыенда тагын берничә тапкыр пычак кадый. Балаларны хатынның анасына тапшырганнар», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100