Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә күмәк авариядә җиде кеше имгәнгән (видеорегистратор кадрлары)

Чабаксар шәһәре янында дүрт машина бәрелешкән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә күмәк авариядә җиде кеше имгәнгән (видеорегистратор кадрлары)

Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәре янында трассада берничә машина бәрелешкән, җиде кеше имгәнгән. Бу турыда төбәк буенча ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Юл һәлакәте 3 майда иртәнге җиделәр тирәсендә була.

Видеодан күренгәнчә, авария «Нива» машинасы аркасында килеп чыга. Аның белән 69 яшьлек идарә итә. «Нива» каршы як полосага чыга. Ул каршыга килә торган машинага бәрелә, аннары тагын бер җиңел машина белән кара-каршы бәрелешә. Бу машина эчендә ике олы кеше һәм ике бала була. Балалар махсус утыргычта утыра.

Полиция белешмәсе буенча, авариядә җиде кеше имгәнә. Алар арасында бер яшьлек малай, өч яшьлек кыз бала да бар.

Балаларны хастаханәгә салганнар, аларның сөякләре имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100