Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә көчле янгын: Татарстан авылларына куркыныч яныймы (шартлау видеолары)

Хезмәткәрләрне өйгә кайтарып җибәргәннәр, ата-аналарга балаларны бакчалардан алырга киңәш иткәннәр.

news_top_970_100
Күрше төбәктә көчле янгын: Татарстан авылларына куркыныч яныймы (шартлау видеолары)

Удмуртиянең Малопургинск районы Пугачево авылында сугыш кирәк-яраклары шартлый, үлән яна.

Удмуртия чигендәге Әгерҗедә яшәүчеләр арасында куркуга төшү юк, дип сөйләгән “Татар-информ”га “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы мөхәррире Дания Абзалова.

“Әле генә Әгерҗе хакимиятенә шалтыраттым. Эвакуацияләү юк диделәр. Ата-аналарга балаларны бакчалардан алырга киңәш иткәннәр. Район хакимияте Кече Пурга башлыгы белән телефоннан сөйләшкән. Ул Пугачево авылындагы хәрби частька барган, анда үлән януы һәм берәмләп шартлау тавышлары булуын әйткән. Әгерҗедә тыныч, без үз редакциябез хезмәткәрләрен өйләренә кайтарып җибәрдек. Удмуртия, Кече Пурга ягына юллар ябылган. Шәһәрдән китәргә кирәк дип карар итүче әгерҗеләр мөстәкыйль рәвештә юлга чыкканнар”, - дип сөйләгән Дания Абзалова.

Дания Абзалова сүзләренчә, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе күптән түгел Пугачеводан кайткан һәм анда яшәүчеләрне эвакуацияләмәүләре турында хәбәр иткән.

Удмуртиядә снарядлар шартлау аркасында Татарстанның янгын сүндерүчеләре әзер тора. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә чыккан видеоязма кадрларында күккә кара төтен күтәрелүе күренә, шартлау тавышы ишетелә.

Һәлкәт урыны Әгерҗедән 8,5 чакрым гына булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый. 

РИА Новости Пугачеводан 10 км ераклыктагы шифаханәдән балаларны эвакуацияләү турында хәбәр итте.

РЕН ТВ каналы 2011 елдан калган снарядлар шартлаган урыннан видеоларны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100