Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ире бер ай буена вәхшиләрчә кыйнап, ач тоткан хатын 35 килога калган

Ун ел бергә яшәгән ире бичара хатынның тормышыннан тәмуг ясаган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә ире бер ай буена вәхшиләрчә кыйнап, ач тоткан хатын 35 килога калган
https://pixabay.com

Самара өлкәсендәге бер авылда хатынын һәм балаларын ач тоткан ир-атка карата җинаять эше ачылган. Якынча белешмә буенча, Алексей исемле ир-ат хатыны Ольганы бикләп тоткан, даими рәвештә кыйнаган һәм ач тоткан. Июльдә бу хатын апасыннан ярдәм сорарга җай тапкан. Бу вакытта Ольга 35 килога калган булган. Ул үзе торып баса да алмаган. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда»га Ольганың апасы Екатерина хәбәр иткән.

Ольга һәм Алексей ун ел бергә яши, ике малай үстерәләр. Алексей эшсез кала, эчә башлый, агрессивка әверелә, хатынын кыйный тотына. Ольга аерылышу турында сүз кузгаткач, ул хатынның телефонын, банк картларын, акчасын ала, кухня бүлмәсенә керүне тыя.

«Балалар әтиләренең бер ай ашатмавын сөйли. Ул үзе ашаган, хатыны белән балаларын ач тоткан. Хәтта дусларын кунакка да чакырган. Өйдә тәмле исләр чыккан, пилмән һәм сосискалар пешкән. Балалар әбиләренә барып ашап йөргән. Алар әтиләре күрмәгән чакта, берничә тапкыр гына әниләренә „Доширак“ бирә алган. Табиблар кулына эләккәндә бу хатын 35 кило авырлыкта була», — ди Екатерина.

Июльдә Ольга туганына смс язу җаен таба. Шуннан соң туганы ире һәм дусты белән бергә килеп, Ольганы коткара. Хатынның бөтен тәне күгәреп беткән.

Җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән, шаһитларны сораштыралар.

«Хәзер эштә яңа бер кеше барлыкка килде. Ул, имеш, күрше хатын. Ольганы Идел буенда чит ир-атлар белән күрдем дип сөйләп, яла яга. Без бу хатынны да җаваплылыкка тартуларын телибез», — ди Екатерина.

Ольганың туган Екатерина җинаятьне тикшерүдә сәерлекләр бар дип саный. «Балаларның күрсәтмәләрен дөрес язмыйлар. „Әти тимер табак алып, әнинең башына сукты“, — ди Ольганың кызы. Моны кәгазьгә „Әти пластмасса чокыр алып, әнигә ыргытты“, — дип язып куйганнар», — ди Екатерина.

1 октябрьдә Ольга белән Алексей рәсми рәвештә аерылышкан. Хәзер Ольга балалары белән Самарада яши. Ул психолог белән аралаша, балаларны да психологка алып барачаклар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100