news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ир белән хатын янып үлгән

Әби белән бабай мәетен янгын хәрабәләре арасыннан табалар.

news_top
Күрше төбәктә ир белән хатын янып үлгән
https://chuvashia.sledcom.ru

26 ноябрьдә кичке җиделәр тирәсендә Чувашиянең Козловский районындагы Яңа Шутнерово авылында янгын була. Биредә ир белән хатын һәлак була. Бу турыда Чувашия буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән cheb-live.ru хәбәр итте.

Фаҗигадә агач йорт та, каралты-куралар да янып бетә. Урында 78 һәм 68 яшьлек әби белән бабай мәете табыла.

Шуннан соң тикшерү эшләре башлана.

Якынча версия буенча, ир белән хатын төтен исе белән агуланып үлә. Криминал эзләре ачыкланмады, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар