Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ир белән хатын һәм аларның нәни кызы янып үлгән

Кирпеч йортның мансардасында ут чыккач, әбиләре генә котыла алган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә ир белән хатын һәм аларның нәни кызы янып үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

5 октябрьгә каршы төндә Башкортстанның Уфа районындагы Лебяжий бистәсендә янгын була. Биредә өч кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кирпечтән төзелгән йортка кабуы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратып әйтәләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр торак йортның мансардасы януын ачыклый. Утны сүндерү өчен 23 кеше, 9 машина җәлеп ителә. 

Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар өч мәет таба. Бу — ир белән хатын һәм аларның 5 яшьлек кызы була. 

Биредә һәлак булган хатын-кызга 38 яшь, ир-атка 44 яшь. Өч кеше үлеме буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмә хатынның анасы янгын чыккан йорттан чыгып котыла алган, диелә бу хәбәрдә.

«Әлегә тулы белешмә юк. Якынча мәгълүмат буенча, бу гаилә начарлар хисабында тормый, шуңа күрә бу өйгә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелмаган. Әти-әнисе дә, бала да төтен исенә агуланган, әбиләре чыгып котылган. Бер версия буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан», — дип сөйләгән Уфа районы башлыгы Вилорий Угаров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100