Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ир белән хатын, аларның ике баласы янып үлгән, бер сабыйны коткарганнар

10 һәм 8 яшьлек балалар әти-әнисе белән бергә һәлак булган, 3 яшьлек сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр.

news_top_970_100
Күрше төбәктә ир белән хатын, аларның ике баласы янып үлгән, бер сабыйны коткарганнар
https://mari.sledcom.ru/

Марий Эл Республикасының Медведковский районындагы Ежово авылында шәхси йортта янгын бүген төнге икедә чыга. Биредә ике олы кеше, ике бала янып үлә, бер баланы коткаралар. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Янгын турында коткаручыларга шалтыратучы кеше ут чолгап алган өйдә кешеләр булуын әйтә. Тагын бер кеше шалтыратып, әлеге өйдә ир белән хатын, аларның өч нәни баласы яшәвен дә искәртә.

Коткаручылар килеп җиткәндә, йортны тулысынча ут чолгап алган була инде. Янгында ир-ат, хатын-кыз, 10 һәм 8 яшьлек ике бала һәлак була. Өч яшьлек бала имгәнә, ул исән. Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, диелә ведомство хәбәрендә.

Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100