news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә хатын-кызларга һөҗүм итүче маньяк барлыкка килгән

Тольятти шәһәрендә хатын-кызларга пычак белән ташланучы ир-атны эзлиләр.

news_top
Күрше төбәктә хатын-кызларга һөҗүм итүче маньяк барлыкка килгән
Җинаятьчене полиция эзли, дип хәбәр ителә эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсендә.

29, 30 ноябрь көннәрендә шәһәрдә ике һөҗүм булган. Хатын-кызларга ташланган ир-ат качып өлгергән, әмма аны камералар төшереп алган. Карап торышка, ир-атка 30 яшь чамасы, буе 165-170 см, ябык гәүдәле, гәрчич төсендәге куртка кигән.

Беренче һөҗүм турында ВК соцчелтәрендәге "Тольятти" паблигында язылган: бер хатны-кыз һөҗүмнең аның туганына булуын язган - таныш булмаган ир-ат арттан килеп, аңа ике тапкыр пычак кадаган һәм пуховигы белән киемен кискән. Хатын-кызнең тәнендә яралар калган, әмма, бәхеткә, алар тирән түгел, диелгән пабликта. Җинаятьче качкан.

Икенче һөҗүм 20 яшьлек кызга карата кылынган. Җинаятьче аның күкрәгенә һәм эченә пычак кадаган, кыз хәзер реанимациядә. 

Полиция корбаннарның күбрәк булырга мөмкин булуын искәртә, чөнки 1 декабрь көнне хастаханәгә 46 яшьлек бер хатын-кызны китергәннәр, аның тәнендә пычактан тирән яралар бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар