Күрше төбәктәге бер авылда 10 яшьлек кыз телефон белән уйнаганда үлгән

Мордовиянең Большие Березники авылында 10 яшьлек кыз бала ток сугудан үлгән. Ул зарадкада торган телефон белән уйнап яткан булган. Бу турыда "Интерфакс"агентлыгы хәбәр итте.
Фаҗига 1 сентябрьдә була. Гади мобиль телефон челтәргә тоташтырылган. Кыз шуңа орынып һәлак булган. Хәзер җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мордовия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
"Мордовия хәбәрләре" мәрхүмәнең күршесе белән аралашкан. "Ул кроватьта ятып телефонда уйный иде. Шуннан соң аны әнисе табып алган. Кызның кулы пешкән, үзе аңсыз булган", - дип сөйләгән күрше кызы.

Әнисе баласы янына ашыгыч ярдәм чакырган, тик бала хастаханәдә вафат булган.