news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә энесе белән ишегалдында уйнаган чакта кар астында калган малай үлгән

Нәни малай абыйсын аягыннан сөйрәп чыгарырга маташкан, тик булдыра алмаган.

news_top
Күрше төбәктә энесе белән ишегалдында уйнаган чакта кар астында калган малай үлгән
https://pixabay.com

Ульяновск өлкәсенең Яңа Майна бистәсендә җиде яшьлек малай кар астында калып һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

 Якынча версия буенча, 15 февральдә көндез малай ишегалдында уйнап йөри. Шул чакта ул кар астында кала һәм тончыгып һәлак була.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, малай нәни энесе белән урамда уйнап йөргән. Балалар кар астында тоннель казыган. 7 яшьлек малай шунда кереп яткан, өстенә кар ишелеп төшкән. 

Энесе абыйсын кар астыннан чыгару өчен аягыннан тартып маташкан чакта әниләре күреп алган. Тик әни кеше дә улына ярдәм итә алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар