Күрше төбәктә давыл бер авылны җимереп бетерә язган
Йортлар, каралты-куралар, коймалар, машиналар җимерелгән, агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән.

Киров өлкәсенең Верхнекамский районында коточкыч давыл булган. Лойно авылында булган гарасат фотолары «Типичный Киров» төркемендә чыкты.
Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бу турыда «Комсомольская правда — Киров» хәбәр итте.

Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.

Киров халкы социаль челтәрләрдә бу фотоларны күреп, «мескеннәр», «коточкыч» дип яза.
Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә 2 августка да давыл булыр дип кисәтә. Төбәктә көчле яшеннәр көтелә, җил тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Город Киров сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.

«Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар.