Күрше төбәктә COVID-19 диагнозы куелган хатын хастаханәдән качкан
Чабаксар шәһәрендә яшәүче хатын табибларга хат язып калдырган.
Чувашия Республикасында 43 яшьлек хатын-кызга карата «Санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозган өчен» җинаять эше ачылган. Чабаксар шәһәрендә яшәүче хатын коронавирус белән авырган килеш хастаханәдә качкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Бу хатын апрель азагында коронавирус йоктыра. Аны шунда ук ветераннар өчен Республика клиник госпиталенә салалар. Хатын бер атна табиблар күзәтүендә була. 6 майда ул юкка чыга. Палатада кәгазь кисәгендә хат калдыра. Ул качуын коммуналь авария белән аңлата. Имеш, аның фатирында торба өзелгән һәм ул ашыгыч рәвештә ремонт ясарга тиеш булган. Әлеге хатны хастаханәнең баш табибы таба һәм чаң суга башлый.
Авыру хатынны берничә сәгатьтән соң арендалап яши торган фатиры янында урнашкан тукталышта тоткарлыйлар. Бу Чабаксар шәһәрендәге «Үзәк базар» тукталышында була. Аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып китеп, хастаханәгә кабат салалар.
Фатирда ватылган торба турындагы хәбәрне дә тикшерәләр. Торак-коммуналь хуҗалык бүлекчәсенә андый авария турында хәбәр килмәгәнлеге ачыклана. Качкын хатынның анасы сүзләренчә, аның кызы өйгә кайтмаган.
«Моңа кадәр дә бу хатын берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Ул җәмәгать урыннарында тәртип бозган булган. Әгәр суд гаепле дип тапса, бу хатынга 500 мең сум штраф салулары, яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар», — дип аңлатканнар Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзерге вакытта авыру хатынның хастаханәдән чыгып китү ысулын тикшерәләр, диелә бу хәбәрдә.