news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә COVID-19 авыруын кичергән баланың бөтен органнары зарарланып беткән

«Тәҗрибәле һәм профессионал табиблар — Киров хастаханәсенең төп байлыгы», — ди Наталья Муратова.

news_top
Күрше төбәктә COVID-19 авыруын кичергән баланың бөтен органнары зарарланып беткән
Владимир Васильев

Киров өлкәсендә коронавирус белән авырганнан соң, ун яшьлек кыз баланың бөтен эчке органнары зарарланган. Шәһәр хастаханәсе табиблары баланың гомерен саклап калган. Бу турыда Киров өлкәсенең балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Наталья Муратова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Муратова сүзләренчә, бала коронавирус йоктыра һәм авыруны симптомнарсыз гына кичерә. Аннары аның организмында ковидтан соң барлыкка килә торган иммунитет җавабы формалаша башлый. Балада эндокардит, плевропневмония, перикард булуы ачыклана. Хастаханәгә китергәндә, баланың хәле бик авыр була.

«Баланың генетик үзенчәлеге булган, коронавирус инфекциясе кыз организмында шуның старт механизмын эшләтеп җибәргән», — дип аңлата табиб.

Табиблар командасы бергәләшеп эшләү нәтиҗәсендә, баланы коткарып калган. «Тәҗрибәле һәм профессионал табиблар — Киров хастаханәсенең төп байлыгы», — ди Муратова. Бу 2020 елда иң катлаулы очракларның берсе булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар