Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә өч бала янып үлгән

Янгын вакытында балаларның анасы өйдә булмаган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә өч бала янып үлгән
https://kirov.sledcom.ru

Киров өлкәсендәге Котельниче авылында янгында өч бала үлгән. Янгын вакытында балаларның анасы өйдә булмаган. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Балаларның иң кечкенәсенә яшь ярым, олысына биш яшь булган.

Күп балалы ана профильле хисапларда торган.

«Балаларның анасы ана булу вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Янгын вакытында ул өйдә булмаган», — диелә ведомство хәбәрендә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Тикшерү версиясе буенча, 12 мартта кич белән йортта янгын чыга. Фаҗигадә 2017, 2019 һәм 2020 елда туган балалар һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100