news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә буадагы суда салда йөзеп йөргән малайлар батып үлгән

12 һәм 14 яшьлек ике бала утырган сал капланган.

news_top
Күрше төбәктә буадагы суда салда йөзеп йөргән малайлар батып үлгән
https://mari.sledcom.ru

16 июньдә Марий Эл Республикасының Куженерский районындагы бер авылда фаҗига була. 12 һәм 14 яшьлек ике бала үлә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үсмер малайлар көндез елгадагы суда батып үлә. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ике малай буадагы суда уйнап йөриләр. Алар елга буйлап салда йөзә. Бер мизгелдә сал каплана. Кызганычка каршы, балалар ярга кадәр йөзеп чыга алмый, алар бата.

Коткаручылар балаларның мәетләрен эзли. Урында тикшерүчеләр эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар