news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә бер яшьлек сабый кайнап торган сулы кәстрүлне тартып төшергән һәм үлгән

Сабыйның анасы тиз арада табиблар чакырмаган.

news_top
Күрше төбәктә бер яшьлек сабый кайнап торган сулы кәстрүлне тартып төшергән һәм үлгән
Мордовия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе

Мордовиянең Чамзин районы тикшерү бүлеге бер яшьлек бала үлеме турында җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мордовия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1 мартта әни кеше өч баласы белән өйдә була. Шул чакта бер яшьлек малай аш бүлмәсендә газ плитәсе янына килә. Ул кайнап торган сулы кәстрүлне өстенә тартып төшерә. Бала пешә һәм бераздан өйдә үк вафат була. 

Баланың ата-анасыннан сорау алганнар. Хәзер сабыйның кәстрүлне ничек тартып төшерүе, анасының ни өчен вакытында табиблар чакырмавын ачыклыйлар. 

Әлеге гаилә бернинди хисапта да тормаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар