news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә бер укытучы мәктәп директорына һәм аның иренә аткан

Ләмберә мәктәбендә укытучы булып эшләүче ир-ат директорның өенә килгән.

news_top
Күрше төбәктә бер укытучы мәктәп директорына һәм аның иренә аткан
https://pixabay.com

Мордовиянең Ләмберә мәктәбе директорына һәм аның иренә травматик пистолеттан атканнар. Бу турыда ТАСС төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Мәктәптә укытучы булып эшләүче ир-ат җитәкчегә һәм аның иренә һөҗүм итә.

«Ләмберәдә ир белән хатынны яралау факты буенча тикшерү эшләре бара. Тикшерү барышында ачыкланганча, мәктәп директоры булып эшләүче хатын фатирына ул җитәкләгән мәктәптә укытучы ир-ат килә. Низаг вакытында 41 яшьлек ир-ат хатынның эченә травматик пистолеттан ата. Пистолет тиешенчә теркәлгән. Бу вакытта хатынның ире өйдә була, ул һөҗүм итүченең пистолетын тартып алмакчы була, ләкин укытучы директорның ире ягына таба да ата. Шуннан соң ул фатирдан китеп бара», диелә хәбәрдә.

Ведомство белешмәсе буенча, 55 яшьлек ир белән хатынны хастаханәгә салу турында 8 гыйнварда хәбәр итәләр. Медицина ярдәме күрсәткәч, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Директорның ирен дәвалау дәвам итә. Травматик пистолетны тикшерүчеләр алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар