Күрше төбәктә бер авылда 36 яшьлек хатын һәм аның дүрт улы һәлак булган

Самара өлкәсенең Узморье авылында биш кешелек гаилә һәлак булган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.
Мәрхүмнәр шәхси йортта яши. Йорт мичкә ягып җылытыла. Мичкә яккач, аның калагын ачарга оныталар. Шулай итеп дүрт бала һәм 36 яшьлек хатын-кыз төтен исе белән агуланып үлә.
Хатынның дүрт улына 16, 15, 10 һәм 2,5 яшь була.
Самара өлкәсе хакимияте башлыгының урынбасары Роман Бусаргин биш кеше үлеме турында мәгълүматны раслаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре башлаган.