Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә бала тудыру йортында яңа туган сабый югалган

Әлеге минутта Йошкар-Олада полиция, волонтерлар өч көнлек кыз баланы эзли.

news_top_970_100

Марий Эл башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә бала тудыру йортында гадәттән тыш хәл булган. 23 мартта көндез хастаханәдән бала урлаганнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бала әлегә табылмаган. Аны хокук саклаучылар, волонтерлар эзли. Җинаять эшләре бала урлау һәм эштә хилафлыклар турында кузгатылган.

Җинаять 23 мартта көпә-көндез була. Яшь әни процедуралар узарга китә. Бераздан әйләнеп килгәч, сабый урынында булмый.

Тикшерүчеләр якын-тирәдәге кешеләрне сораштыра. Бинага таныш булмаган хатын-кыз керүе ачыклана. Ул хастаханәдә ятмый. Палатага чит кеше ничек керә алганын тикшерүчеләр ачыклаячак.

«Комсомолка» сайты бала турында төгәлрәк мәгълүмат таратты. Сабый туганга әле өч кенә көн.

Кыз баланың буе 48 см, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Бала пеленкага төрелгән, ак җирлеккә шәмәхә чәчәкләр төшерелгән күлмәк кидерелгән.

«Перинаталь үзәктә сак та юк, бернәрсә дә юк. Ниндидер „тылсымлы“ юл белән бирегә чит кеше кергән һәм баланы алып чыгып киткән», — дип сөйләгән баланың атасы.

Шаһитлар сүзе буенча баланы алып киткән җинаятьченең сурәтен ясаганнар. Аңа карап торышка кырык яшь, чәче карэ прическалы. Хәзерге вакытта Йошкар-Ола шәһәреннән чыга торган постларда ЮХИДИ инспекторлары эшли, полиция хезмәткәрләре автотранспортны тикшерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100