Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авыл урамында талашканда бер ир-ат автоматтан аткан

Урамда балалар уйный торган комлыкны машина белән таптаган өчен җәнҗал чыккан.

news_top_970_100
Күрше төбәктә авыл урамында талашканда бер ир-ат автоматтан аткан
http://www.bashinform.ru

Башкортстанның Илеш районындагы Үрге Йәркәй авылында машина йөртүчеләр арасындагы бәхәс атыш белән тәмамланган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, көндезге өчләр тирәсендә авыл урамыннан ВАЗ-2114 машинасы бара. Шул чакта ул балалар уенчыклары ята торган комлыкны таптый. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Анда гаилә башлыгының машина йөртүчегә кисәтү ясавы күренә, ир-атлар талаша башлый. Аннары алар аерылыша, ләкин машина йөртүче кире әйләнеп килә һәм автоматка охшаган коралдан ата башлый, диелә бу хәбәрдә.

«Бу хәлне күршеләр һәм нәни балалар күреп торды. Тавыш чыккач, ир-атның олы кызы йөгереп чыкты», — дип сөйли авыл халкы.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу вакыйга турында «Вести» хәбәрчесенә сөйли.

Якынча версия буенча, урынга килгән ир-ат ВАЗ-2114 машинасын дөрес иттереп куймаган. Биредә яшәүче кеше моны күрә һәм кисәтү ясый. ВАЗ-2114 машинасы йөртүчесе салоннан автомат чыгара һәм гаилә башлыгы ягына таба берничә тапкыр атып җибәрә.

«Полиция хезмәткәрләре атучы кешене бик тиз таба. Аны полиция бүлекчәсенә алып киләләр. Куркыныч тудырмый торган автоматны ул законлы нигездә сатып алган, аның тиешле документлары бар. Хәзерге вакытта атучы кешегә карата тикшерү эшләре бара. Шуннан соң аны җаваплылыкка тартуны билгеләү өчен процессуаль карар чыгарылачак. Конфликтта беркем дә имгәнмәгән», — дип сөйлиләр ведомствода.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» машинасы хуҗасы ВАЗ-2114 машинасы дөрес парковкаланмаган, аның машинасына тия язган дип саный. Шуннан соң талаш чыга. ВАЗ-2114 хуҗасы корал ала һәм җәнҗал чыгаручы кеше ягына таба берничә тапкыр ата. Якын тирәдә балалар да була, бәхеткә, беркем дә имгәнми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100