news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә ике полиция хезмәткәре һәлак булган

Өч машина бәрелешкәч, өч кеше урында ук үлгән.

news_top
Күрше төбәктә авариядә ике полиция хезмәткәре һәлак булган
43.мвд.рф

Киров өлкәсендә Киров-Чепецк районында юл һәлакәте булган. Киров-Советск-Яранск юлының 26нчы километрында өч машина бәрелешкән. Биредә өч кеше үлгән, аларның икесе — полиция хезмәткәрләре. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Биредә Hyundai Elantra, Chevrolet Niva һәм Lada Granta машиналары 15.20 сәгатьтә бәрелешә. Lada Granta машинасын йөртүче һәм аның пассажиры, Hyundai Elantra машинасын йөртүче үлә. Lada Granta пассажиры имгәнә.

Төбәк прокуратурасы әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклануын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар