news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә җиде кеше имгәнгән

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Канаш районында өч машина бәрелешкән.

news_top
Күрше төбәктә авариядә җиде кеше имгәнгән
21.мвд.рф

10 августта кичке тугыз тирәсендә А-151 автоюлында өч машина бәрелешә. Юл һәлакәте Чувашиянең Канаш районындагы Караклы авылы янында була. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Лада-Приора», «Тойота-Рав4» һәм «Лада-Гранта» машиналарындагы җиде кеше, шул исәптән ике бала, имгәнә.

Якынча версия буенча, «Приора» йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Тойота» машинасына тиеп китә. Аннары «Приора» каршы як полосага чыга һәм «Лада Гранта» машинасына бәрелә.

Имгәнгән кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Юлның бер өлешендә хәрәкәт вакытлыча туктатылып торган.

Авария сәбәпләрен юл инспекторлары ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар