news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә Ford машинасыннан очып чыккан үсмер баланы Lexus таптаган

Мордовиядә биш машина берьюлы бәрелешкән.

news_top
Күрше төбәктә авариядә Ford машинасыннан очып чыккан үсмер баланы Lexus таптаган

Мордовиянең Краснослободский районында берьюлы биш машина бәрелешкән. Авария вакытында 16 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Авария 5 мартта кич белән М-5 «Урал» трассасында Саранск шәһәре тирәсендә була.

Бәрелешүдән соң, 16 яшьлек кыз Ford машинасыннан очып чыга һәм Lexus тәгәрмәче астында кала.

Башка имгәнүчеләр турында әлегә белешмә юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар