Күрше төбәктә авариядә өч үсмер һәм өч олы кеше берьюлы һәлак булган
Мәрхүмнәр утырган ВАЗ-2112 машинасы фурага бәрелгән.
14 сентябрьдә 21.37 сәгатьтә Удмуртиянең Алнаш районында Яңа Алнаш авылы тирәсендә өч машина бәрелешә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Аварияне шаһитлар видеога төшереп алган. Кадрларда КАМАЗ прицебы астына кереп киткән ВАЗ-2112 күренә. Бәрелүдән соң, КАМАЗ юлга аркылы борылып баса, бераз юл кырыена төшеп китә. Берничә мизгелдән аңа Hyundai машинасы килеп бәрелә.
Авариядә алты кеше — тимер-томыр өеменә әверелгән ВАЗ-2112 эчендәге пассажирлар урында ук үлә. Бу — өч өлкән кеше һәм биредәге авыл хуҗалыгы техникумында укучы өч студент. Үсмерләр 2002-2003 елларда туган.
«Ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерерлек итеп юл кагыйдәләрен бозау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.