news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә ашыгыч ярдәм машинасындагы табиблар үлеп беткән

«УАЗ» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән.

news_top
Күрше төбәктә авариядә ашыгыч ярдәм машинасындагы табиблар үлеп беткән
12.мвд.рф

21 гыйнварда иртәнге якта Марий Эл Республикасында «УАЗ» ашыгыч ярдәм машинасы йөк машинасына бәрелгән. Өч кеше — машина йөртүче, фельдшер һәм шәфкать туташы урында ук үлгән. Тагын бер кеше имгәнгән. Бу турыда Марий Эл Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Йошкар-Ола — Уржум» трассасының 47 километрындагы әлеге авариядә йөк машинасы йөртүче яраланган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар