news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә машина йөртүче хатын белән салондагы бала һәлак булган

Киров өлкәсендә Volkswagen һәм «Лада Ларгус» бәрелешкән.

news_top
Күрше төбәктә авариядә машина йөртүче хатын белән салондагы бала һәлак булган
https://www.vesti.ru

23 гыйнварда иртә белән Киров өлкәсендә «Вятка» федераль трассасында авария була. Орлов районындагы Казаковцев авылы янында Volkswagen һәм «Лада Ларгус» машиналары бәрелешә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

ЮХИДИ фотоларыннан күренгәнчә, машиналар җитди җимерелгән. Volkswagen машинасының багажнигы, «Лада Ларгус»ның капоты изелеп беткән.

Авариядә Volkswagen машинасын йөртүче хатын-кыз, салондагы дүрт яшьлек пассажир кыз бала һәлак булган. «Лада Ларгус» йөртүчесе дә имгәнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар