news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә 53 яшьлек ир-атны үз улы вәхшиләрчә үтереп, мәетен асып куйган

Бу кеше бавыры шартлау, эчке органнары имгәнү, кабыргалары сыну, эченә кан саву, тел астындагы сөяге сыну сәбәпле үлгән.

news_top
Күрше төбәктә 53 яшьлек ир-атны үз улы вәхшиләрчә үтереп, мәетен асып куйган
https://pixabay.com

Башкортстанның Зиянчура районында 30 яшьлек ир-атны 53 яшьлек әтисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

5 июньдә Зиянчура районындагы бер авылда 53 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Ул асып куелган, маңгаенда зур яра була.

Хокук саклаучылар судмедэкспертиза ясагач, ир-атның «бавыры шартлау, эчке органнары имгәнү, кабыргалары сыну, эченә кан саву, тел астындагы сөяге сыну сәбәпле» үлүен ачыклаган. Бер сүз белән әйткәндә, ир-атны вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр.

Тиз арада бу җинаятьтә шикләнелүче кешене дә тоткарлыйлар. Ул мәрхүмнең 30 яшьлек улы, беркайда да эшләми. Җинаять коралы — боз ваткыч та табыла.

Сорау алганда, 30 яшьлек ир-ат гаебен таный. Әтисен ни сәбәпле шундый вәхшиләрчә җәзалаганын ул әйтмәгән. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар