news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә 13 яшьлек бала югалган

Бала 15 февральдә кичке тугыз тирәсендә өеннән чыгып киткән.

news_top
Күрше төбәктә 13 яшьлек бала югалган

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Можгинский» бүлекчәсе 2005 елда туган Кушаев Степанны эзли. Бала өеннән чыгып киткән һәм югалган. Бу турыда Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Вишур авылының Мәктәп урамындагы йортта яшәүче бала 15 февральдә кичке тугыз тирәсендә чыгып киткәннән бирле, әлегә кадәр әйләнеп кайтмаган.

Малай башына бәйләнгән шапка кигән, караңгы-зәңгәр төсле капюшонлы курткадан һәм караңгы-соры төсле спорт чалбарыннан, кара төсле кышкы кроссовкидан булган.

Җинаятьчеләрне эзләү һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын башкара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Югалган бала турында мәгълүматы булган һәркемне 8 (34139) 3-15-11, 3-15-31 телефоннарына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар