news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәкне кар баса

Трассада кырыклап зур йөк машинасы туктап калган.

news_top
Күрше төбәкне кар баса

Башкортстанда көчле буран чыккан. Уфа-Белорет трассасында хәрәкәт кыенлашкан. Бу турыда республиканың баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов блогына сылтама белән җирле матбугат чаралары хәбәр итә.

Трассаның халык телендә «Тещин язык» дип атала торган урынында зур бөке хасил булган. Биредә кырыклап зур йөк машинасы туктап калган.

«Җиңел машиналар өчен хәрәкәт оештырылган. Хәзерге вакытта әлеге проблеманы чишү чаралары башкарыла», — дигән баш автоинспектор.

Якындагы ике көндә Башкортстанда юеш кар, яңгыр фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар