Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәкнең элеккеге министры ковидтан өзлегеп вафат булган

Башкортстанның табигатьне куллану һәм экология министры булып эшләгән Азат Котлыәхмәтовка 63 яшь иде.

news_top_970_100
Күрше төбәкнең элеккеге министры ковидтан өзлегеп вафат булган
Владимир Васильев

7 июньдә Башкортстанның табигатьне куллану һәм экология министры булып эшләгән Азат Котлыәхмәтов вафат булган. Аңа 63 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул коронавирус инфекциясе йоктырган һәм авыру аркасында килеп чыккан өзлегүләрдән соң вафат булган.

Табигатьне куллану һәм экология министрлыгы белешмәсе буенча, Азат Котлыәхмәтов озак авырган. Ул ковидтан соң өзлеккән, аның үпкәләрендә хроник авыруы булу хәлне тагын да катлауландырган.

Мәрхүмне бүген Уфа районының Жуково авылы зиратына җирлиләр.

Азат Нуриәхмәтович Котлыәхмәтов 1956 елның 10 октябрендә Учалы районының Мансур авылында туган. 2010 елда Башкортстанның табигатьне куллану һәм экология министры итеп билгеләнгән. 2012 елдан Акмулла исемендәге Башкорстан дәүләт педагогия университетында доцент булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100