Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәк табиблары үпкәләре тулысынча ковид белән зарарланган баланы коткарган

«Маша — көрәшче ул, бөтен процедураларны батырларча узды», — ди әни кеше.

news_top_970_100
Күрше төбәк табиблары үпкәләре тулысынча ковид белән зарарланган баланы коткарган
https://www.medkirov.ru

Киров шәһәре табиблары сигез яшьлек баланың гомерен саклап калган. Бала коронавирус йоктырган һәм аның үпкәләре 100 процентка зарарланган булган. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Кировта яшәүче Машаның башта бераз гына температурасы күтәрелә, хәле китә. Бер-ике көннән коронавирус симптомнары баланың атасында да барлыкка килә, гаиләне ковидка тикшерәләр. Барысының да мазоклары уңай нәтиҗә бирә.

Машаның әнисе сүзләренчә, уңай тесттан соң, ике көн узгач, баланың температурасы 39 градуска җитә, дару эчкәч тә төшми. Кызны ашыгыч ярдәм белән төп инфекцион хастаханәгә алып китәләр. Биредә баланың үпкәләре тулысынча ковид белән зарарлануы ачыклана. Машаны реанимациягә күчерәләр, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар.

«Табиблар минем балам гомере өчен көрәште. Кызыл зонада аны баш балалар пульманологы Анна Вениаминовна Удалова карады. Тагын ике хастаханә табиблары контрольдә тотты. Без тискәре анализлар көттек», — ди әни кеше.

Вирусны җиңгәч, Машаны Киров өлкә хастаханәсенә реабилитациягә җибәргәннәр. Оешманың баш табибы Наталья Моратова сүзләренчә, Маша әле тагын бер ай чамасы реанимациядә яткан. 

«Бала терелә башлагач, безнең сөенечнең чиге булмады инде. Ике медицина оешмасы хезмәткәрләре баланың гомерен саклап калу өчен тырышып эшләде. Әнисе зур ярдәм күрсәтте. Без барыбыз да уңай нәтиҗәгә ышандык», — ди Моратова.

Хәзер Машаның хәле канәгатьләнерлек, компьютер томогорафиясе уңай динамика күрсәтә.

«Маша — көрәшче ул, бөтен процедураларны батырларча узды. Әтисе белән миңа кирәк булуын сизеп торды. Табибларга зур рәхмәт», — ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100