Күрше республикада депутат исерек килеш яшүсмерне бәрдереп үтергән
Гаепләнүче сак астына алынган.
Марий Элдагы бер авыл депутаты исерек хәлдә 16 яшьлек үсмерне бәрдереп үтергән. Бу хакта РИА Новости яза.
Тикшерү версиясе буенча, 19 ноябрь кичендә Волжск районының Сотнур авылында исерек депутат машина тизлеген арттырып идарәне югалта һәм 16 яшьлек үсмерне бәрдереп юл читенә төшеп китә. Алган яраларыннан малай урында ук вафат була.
«Хәзерге вакытта гаепләнүе сак астына алынган», — диелә хәбәрдә.
Тикшерүчеләр 37 яшьлек депутатка карага җинаять эше ачкан. Ул «Исерек хәлдә машина йөртеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләнә.