Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше малае кереп, чоланда учак ягып калдырып, ике йорт көпә-көндез янып беткән - видео

Телевизор урларга кергән егет, учак ягып, газны ачып калдырган.

news_top_970_100
Күрше малае кереп, чоланда учак ягып калдырып, ике йорт көпә-көндез янып беткән - видео
Башкортстанда 16 яшьлек яшүсмер күрешеләренең өенә ут төртеп яндырган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Бу янгында ике гаилә йорт-җисез калган. Өе янган яшь парның бер айлык сабые бар, икенче йорт бу гаиләнең әти-әнисенеке булган.

"Бу хәл көндез булды. Сабыебызның температурасы күтәрелгәч, дәваханәгә алып киттек. Әти-әниебез өйдә юк иде. 16 яшьлек күршебез телевизор урламакчы булган. Ләкин аны стенадан төшерә алмаган. Эзләрен яшерү өчен ут төрткән. Чоланда учак яккан, газ плитәсе конфоркаларын ачып калдырган. Без күптән түгел генә ремонт ясаган идек. Яңа техника алдык. Бөтенесе янып бетте", дип сөйләгән яшь хуҗабикә. Хатын янгын сүндерүчеләрнең ут дөрләп янгач кына килүен, утны кичкә генә сүндерүләрен әйткән. 

Ут төртүче егетнең балалар йортында тәрбияләнүе, берничә тапкыр качуы билгеле. Йорт тулысынча янып беткән, ут төртүче тоткарланган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу кешеләргә хәзерге вакытта 42-44 үлчәмле хатын-кызлар киеме, 48-50 үлчәмле ир-атлар киеме, бала киемнәре, йорт кирәк-яраклары таләп ителә. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры 4276060062672202, Дарья Славнова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100