Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше өлкәдә коточкыч авария: ике кеше һәлак, дүрт кеше, шул исәптән ике бала имгәнгән

30 апрельдә Киров өлкәсендә коточкыч юл һәлакәте булган.

news_top_970_100
Күрше өлкәдә коточкыч авария: ике кеше һәлак, дүрт кеше, шул исәптән ике бала имгәнгән

Киров–Советск–Яранск юлында "ВАЗ2115"» һәм Nissan Qashqai бәрелешкән. Кировка таба бара торган иномарка йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм "ВАЗ2115" машинасына бәрелгән.


Киров порталы хәбәр иткәнчә, "ВАЗ-2115" һәм Nissan иномаркасында утырган пассажирлар - ике кеше һәлак булган. Ике машинаны йөртүче дә, шулай ук иномарканың пассажирлары - яшьярымлык һәм тугыз яшьлек кыз балалар имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Бу авария буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100